Алексей Песошин Татарстан салымчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры салым хезмәтенең кешеләрнең вакытын һәм акчаларын саклауга юнәлтелгән технологик новацияләренә аерым игътибар бирде.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Татарстан салымчыларын һөнәри бәйрәмнәре — Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән һәм әлеге хезмәткә 30 ел тулу белән тәбрикләде.

Төбәк Хөкүмәте башлыгы белдергәнчә, салым хезмәте эшли башлаганнан бирле ул «финанс системасының һәм икътисадның башка тармакларының стабиль эшләвен тәэмин итү буенча дәүләтнең ныклы терәге булды». Дәүләт бурычларын уңышлы чишүгә «салым хезмәтендәге һәр хезмәткәрнең югары һөнәри осталыгы, көндәлек эшкә җаваплы карашы, үҗәт һәм максатчан булуы» кебек факторлар ярдәм итә, дип белдерде Алексей Песошин.

«Бүген салым хезмәте дәүләт структуралары арасыннан иң технологиялесе булып санала, ул үз эшенә новаторлык карарлары һәм инновацион продуктлар кертә», — дип өстәде Премьер-министр.

Сүз заманча мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат алмашуның электрон системалары ярдәмендә салым түләүчеләр белән эшне даими камилләштерү турында бара, бу кешеләрнең вакытын һәм акчаларын саклауга юнәлдерелгән Мондый чаралар «гамәлгә ашырыла торган салым сәясәтенең үтә күренмәлелеген һәм төгәллеген, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнарның тотрыклы килүен тәэмин итә».

Шулай ук Алексей Песошин салым хезмәте ветераннарына да рәхмәт әйтте. Салым хезмәте үсешенә алар керткән һөнәри осталык һәм бәһасез тәҗрибә эшчеләрнең яңа буыны тарафыннан да киң кулланыла. «Салым органы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ихлас күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якыннарының мәхәббәтен тоеп яшәүләрен телим», — дип йомгаклады Алексей Песошин.

Россия Федерациясе салым органы хезмәткәрләре көне ел саен 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул Россия Президенты указы белән 2000 елда уздырыла башлый. Нәкъ шушы көнне, 1991 елда РСФСРның Дәүләт салым хезмәте оештырылган була (РСФСР Финанс министрлыгы каршында Дәүләт салым инспекциясе 1990 елда оештырыла).