news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин «Инвестицияләр» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы утырышында катнашты

Киңәшмәдә катнашучылар инвестицион кагыйдәләр җыелмасын формалаштыру алымнары, шулай ук Россия субъектларының инвестицион карталарын булдыруга функциональ таләпләр турында фикер алышты.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин видеоэлемтә буенча РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше комиссиясе чираттагы утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны Сахалин өлкәсе губернаторы, комиссия җитәкчесе Валерий Лимаренко алып барды. Анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар инвестицион кагыйдәләр җыелмасын формалаштыру алымнары, шулай ук Россия субъектларының инвестицион карталарын булдыруга функциональ таләпләр турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100