Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләрне цифрлаштыру өчен максималь ярдәм күрсәтергә кирәк
Татарстан Президенты фикеренчә, предприятиеләр заман таләпләренә җавап бирергә тиеш, югыйсә алар көндәшлеккә сәләтле булмаячак.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Предприятиеләрне цифрлаштыруга максималь ярдәм итү мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Wek форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча ТР Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.
«Без мобиль телефоннар булмаган чорда яшәдек, аннары „Блекберри“, Nokia булды. Шул чакта күп кенә компанияләр үзләре өчен дөрес юнәлеш тапмады һәм юкка чыкты. Предприятиеләрне цифрлаштыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Без предприятиеләребезне цифрлаштыруга максималь ярдәм күрсәтергә тиеш», — диде ТР Президенты.
Миңнеханов фикеренчә, предприятиеләр заман таләпләренә җавап бирергә тиеш, югыйсә алар көндәшлеккә сәләтле булмаячак. Аның сүзләренчә, хакимият органнарында цифрлаштыру эше системалы рәвештә алга китсә дә, күп кенә предприятиеләр әлегә бу юлның башында гына тора.
Шул ук вакытта Татарстан цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, дип ассызыклады ТР Президенты. Аерым алганда, ул Strategy Partners Group компаниясенең Татарстан предприятиеләренең цифрлы трансформациягә әзерлеге турында тикшеренү мәгълүматларын китерде. Нәтиҗәләр буенча, ул 5 баллның 2,7 баллын тәшкил итә.
«Әгәр арттырып күрсәтергә теләсәк, бездә прогресс булмаячак. Шуңа күрә исәп башлангычы — 2,7», — диде Миңнеханов, кибериминлеккә аеруча игътибар бирүне сорап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз