Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин: Kazan Digital Week — Фән һәм технологияләр елының мөһим вакыйгасы
Ул форумда кабул ителгән карарлар Россиядә IT-өлкә үсешенә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Kazan Digital Week-2021 Россия Президенты игълан иткән Фән һәм технологияләр елының әһәмиятле вакыйгасы булып тора.
«Инде икенче ел форум экспертларны, дәүләт идарәсе һәм эшмәкәрлектәге цифрлы трансформациянең хәзерге һәм булачак лидерларын җыя. Югары технологияләр үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышырга, тормышка ашырыла торган проектлар буенча чагыштырып карарга һәм хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин форумда катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләп.
Ул форумда кабул ителгән карарлар Россиядә IT-өлкә үсешенә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.
Премьер әйтүенчә, Kazan Digital Week юкка гына Казанда узмый, чөнки монда уку йортлары, югары технологияле җитештерүләр, технопарклар, алдынгы үсеш территорияләре тупланган.
«Форум аркасында республика IT-индустрия үсешендә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак», — дип ышана Михаил Мишустин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз