news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Богданович зур спорт чараларына ярдәм итү турында фикер алышты

Очрашуда Казанда Махсус Олимпиаданы 2023 елга күчерү темасы да күтәрелде.

Миңнеханов һәм Богданович зур спорт чараларына ярдәм итү турында фикер алышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Kazan Digital Wek 2021 форумы кысаларында Татарстан Пезиденты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC AG баш башкарма директоры Зоран Богданович белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм зур спорт турнирларына ярдәм итү, инклюзияне үстерү һәм яшьләргә ярдәм итүдә планнар турында фикер алышты.

Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда Казанда Махсус Олимпиаданы 2023 елга күчерү турында да фикер алыштылар.

Coca-Cola вәкиле Татарстан Президентына төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте. Ул республикада уңайлы инвестклимат булуын искәртте һәм «бизнес тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бурычларны уңайлы шартларда гамәлгә ашыра ала», диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100