news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Семашко икътисадта һәм сәнәгатьтә хезмәттәшлек турында фикер алышты

«Без киләчәктә Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга телибез», — диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов белән Семашко икътисадта һәм сәнәгатьтә хезмәттәшлек турында фикер алышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусьның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Семашко, шулай ук Казанга Kazan Digital Week 2021 форумына килгән делегация белән очрашты.

Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар алга таба партнерлык, шулай ук икътисад һәм сәнәгать өлкәсендәге проектлар өстендә эшләү турында фикер алышты.

«Без киләчәктә Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга телибез», — диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100