Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конго делегациясе Татарстанда махсус икътисади зона булдыру тәҗрибәсен өйрәнәчәк
Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәте Йортында Үзәк Африка иле делегациясен кабул итте.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конго Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары белән эшлекле очрашу уздырды, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Конго мөнәсәбәтләре үсеше белән кызыксына. Аның сүзләренчә, республиканың Конго компанияләре белән нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һәм башка тармакларда элемтәләрне үстерү өчен зур потенциалы бар.
ТР Президенты искәрткәнчә, шулай ук «мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү мөһим. Татарстан югары уку йортларында 16 меңнән артык чит ил студенты белем ала, шул исәптән 23 кеше – Конгодан» , диделәр матбугат хезмәтендә.
Үз чиратында, Конго делегациясе вәкилләре хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде һәм махсус икътисади зоналар булдыру һәм үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксынуларын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз