^Татарстан делегациясе Уфада танылган шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримне җирләүдә катнашачак

^Татарстан делегациясе Уфада танылган шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримне җирләүдә катнашачак

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Рифкать Тригулов). Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Уфада 20 сентябрьдән 21 сентябрьгә каршы төндә вафат булган танылган шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримне җирләүдә катнашачак.

Бүген Фәрит Мөхәмтшин журналистлар белән әңгәмә вакытында әдипнең вафаты уңаеннан: "Танылган язучы һәм драматург Мостай Кәрим Бөек Ватан сугышында катнашкан, Социалистик Хезмәт герое. Бу - зур югалту. Мостай Кәрим СССР, хәзерге Россия халыклары дуслыгын ныгытуга күп өлеш кертте. Бигрәк тә Татарстан һәм Башкортстан республикалары халыклары дуслыгын ныгытуда зур эшләр башкарды", - дип билгеләп үтте.

Мостай Кәримне 23 сентябрьдә, җомга Уфада җирлиләр.