news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов көмәнле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясатырга өндәде

Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көмәнле хатын-кызлар арасында коронавирус белән авыручылар артуын әйтте һәм аларның якыннарын булачак әниләрне сакларга һәм вакцинация узарга өндәде.

«Бигрәк тә көмәнле хатын-кызларга игътибар бирергә кирәк. Алар да үзләрен сакларга тиеш. Табибка йөрүдән тыш, башка әйберләрне минимальләштерергә кирәк. Алар янәшәсендәге якын кешеләре вакцинация узарга тиеш», — диде Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Хәзерге этапта чир катлаулы уза, аннан соң да күп кеше ахырына кадәр тернәкләнеп бетә алмый.

Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган. Табиблар аларның сәламәтлеге һәм баланың гомере өчен көрәшә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100