news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты

Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгынга каршы иминлек мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, урыннардагы башлыклар. Янгынга каршы чаралар уздырганда бик җитди чаралар кабул итүегезне үтенәм. Бүген куркынычсызлык — иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез», — диде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов.

Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды. Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырган иде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда янгыннарда йөздән артык кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100