news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Лавров: Казанда соборны торгызу халыкара масштабтагы вакыйга булып тора

Башкалада Изге Ана иконасы чиркәвен изгеләндерү тантанасы бара.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу Россиянең рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклауга зур өлеш кертә. Мондый фикерне Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграммада белдерде.

«Бөтен дөньяда хөрмәткә лаек булган тылсымлы Казан Изге Ана образын табу урынында соборны торгызу халыкара масштабтагы вакыйга булып тора. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм барлык халкына илебезнең рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән әлеге әһәмиятле проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәм», — диде Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы.

Лавров Татарстан халкын һәм барлык дин тотучыларны Казандагы Изге Ана иконасы хөрмәтенә булган бәйрәм белән, шулай ук әлеге уникаль соборны торгызу белән котлады.

Казанда Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы бара, аны Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкли.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot