news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус православие чиркәве Казанда соборны торгызган өчен Рөстәм Миңнехановны бүләкләде

Бүген Казанда Мәрьям Ана иконасы соборы изгеләндерелде.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова, Надежда Захарова). Рус православие чиркәве Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга аерым өлеш керткән өчен бүләкләр тапшырды. Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасында катнашкан республика Президенты, дин әһелләре, сәясәтчеләр, бизнесменнар бүләк алды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергий Радонежский исемендәге I дәрәҗә ордены белән бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев тә бүләккә лаек булды. Аңа изге Андрей Иконописец исемендәге I дәрәҗә орденs тапшырылды.

Бүген Казанда Мәрьям Ана иконасы соборы изгеләндерелде. Ул Феодор Иоаннович патша заманында ук салынган һәм XX гасырда җимерелгән таш гыйбадәтханә урынында торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot