Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан башкаласы янә үзенең төп рухи хәзинәләренең берсенә ия булды
Республика җитәкчесе Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүдә катнашучыларны православие дөньясы тарихындагы мөһим көн белән котлады.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүдә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Республика җитәкчесе барлык катнашучыларны православие дөньясы тарихындагы мөһим көн белән котлады.
«Барлык дин тотучыларны Казан Изге Ана иконасы килү көне белән чын күңелдән котлыйм. Бүген православие дөньясының һәм бөтен күпмилләтле Россиянең бөек изге иконасы безне яңадан торгызылган чиркәүдә җыйды», — диде Татарстан Президенты.
«Нәкъ биш ел элек без изге Патриарх Кирилл җитәкчелегендә торгызыла торган гыйбадәтханә нигезенә беренче ташны салдык. Һәм менә бүген бу мәһабәт соборда Патриарх һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында янә илаһи литургия ясала. Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз үзенең төп рухи хәзинәләренең берсен алды», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга шәхси ярдәме өчен, шулай ук бу изге эшкә фатиха биргән һәм соборны торгызуда ярдәм иткән Патриарх Кириллга, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә, вакытсыз арабыздан киткән митрополит Феофанга һәм ярдәм кулын сузган башка кешеләргә рәхмәт белдерде.
«Федераль хакимият, Мәскәү Патриархиясе һәм бизнес ярдәмендә Казан Изге Ана монастыреның барлык тарихи комплексын яңадан торгызып, аны яңадан бөтенроссия һәм халыкара хаҗ кылу үзәгенә әйләндереп булыр дип өметләнәм», — дип йомгаклады президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз