news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткәне өчен Путинга рәхмәт әйтте

Казанның Изге Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл уздырды.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте.

«Бу эш республикада Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барылды. Бу милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның ачык мисалы булып тора», — диде Миңнеханов Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашуда.

 «Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде», диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда традицион диннәргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, тарихи дини һәйкәлләр торгызыла, дини белем бирү үсеш ала.

Федерация Советы рәисе Казанга Изге Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүдә катнашу өчен килде. Тантананы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100