news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә абыйсы җирләнгән туганнар каберлегенә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты абыйсының Морево авылы янында үлүен, аңа нибары 19 яшь булуын сөйләде.

Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә абыйсы җирләнгән туганнар каберлегенә чәчәкләр салды
tatarstan.ru

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенең Руза шәһәр округы Сухарево авылында туганнар каберлегендә булды. 1941 елның декабрендә биредә республика җитәкчесенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов җирләнгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Бөек Җиңүгә авыр югалтулар белән ирешелде, — диде Миңнеханов. — Бу бөтен халыкның батырлыгы иде. Ил өчен иң авыр чорда безнең кешеләр бердәмлек, мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык күрсәтте».

Татарстан Президенты абыйсының Морево авылы янында үлүен, аңа нибары 19 яшь булуын сөйләде.

«Әти Галимҗан абый турында бик күп сөйләде. Һәм без күптән туганнарыбыз белән аның каберенә килергә теләдек. Мәскәү өлкәсе җитәкчелегенә Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклау мәсьәләләренә шулай игътибарлы булулары өчен рәхмәт», — дип өстәде ул.

Туганнар каберендә «Патриот» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге территориясендә 197 солдат җирләнгән, 85 кешенең исемнәре элеккечә билгеле түгел. Алар 359 укчы дивизиянең 2нче укчы полкы, 50 укчы дивизиянең 49нчы полкы, 19 укчы дивизиянең 32нче укчы полкы һәм 60нчы аерым укчы бригадасының 1нче укчы батальоны сугышчылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100