Путин мәктәптә дәресләр башланганчы санитар нормаларны катгыйрак эшләүне сорады

Россия Президенты гражданнар сәламәтлеген һәм барлык мәгариф учреждениеләре иминлеген саклау мөһим, диде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәттән барлык мәгариф учреждениеләрендә көндезге дәресләрне оештыру өчен санитар нормаларны катгыйрак эшләүне сорады. Бу хакта дәүләт башлыгы мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде.

Путин сүзләренчә, көчәйтелгән санитар таләпләр мәктәп укучылары һәм студентлар көндезге укуга әйләнеп кайткан вакытка ук гамәлдә булырга тиеш.

«Балаларның, яшьләрнең, гомумән, барлык гражданнарыбызның тормышы һәм сәламәтлеге, барлык мәгариф учреждениеләренең иминлеге, һичшиксез, өстенлеккә, абсолют кыйммәткә ия. Шуңа күрә санитар таләпләрне көчәйтергә һәм БДИ үткәрү пунктларында һәм балалар ялы оешмаларында аларның үтәлешен контрольдә тотуны оештырырга кирәк», - дип искәртте Россия Президенты.

Ул төбәкләр, эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрен ачу мөмкин булган срокларны билгеләргә тиеш, дип өстәде.