news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин дистанцион уку көндезге укуны кысрыклаячак дигән сүзләрне провокация диде

Россия Президенты мәгариф өлкәсендә IT-системаларны үстерүне тәэмин итәргә кушты.

Путин дистанцион уку көндезге укуны кысрыклаячак дигән сүзләрне провокация диде
Россия Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә дистанцион белем бирүне вакыт узу белән көндезге укуны алмаштыра алуы турындагы хәбәрне провокация дип атады. Бу хакта дәүләт башлыгы Covid-19 коронавирусының таралуы шартларында мәгариф системасындагы вазгыять турындагы киңәшмәдә белдерде.

Владимир Путин үз чыгышында мәктәпләрне тизләтелгән интернетка тоташтыру эшен кызулатырга һәм мәгариф өлкәсендә IT-системаларны үстерүне тәэмин итәргә кушты. Шул ук вакытта ул цифрлы технологияләр мәктәпләрдә тере аралашуны, укытучы һәм укучы белән турыдан-туры элемтәне алмаштырмаячак, дип искәртте.

«Традицион мәктәпләр һәм университетлар ябылачак, аларны дистанцион белем бирү тулысынча алмаштырачак дигән имеш-мимешләргә ачыктан-ачык провокация дип карыйм. Өстәвенә, мәгариф системасы өйрәтү генә түгел, ул тәрбияли дә, шәхес формалаштыра, җәмгыятебез нигез салган кыйммәтләрне һәм гореф–гадәтләрне тапшыра», - диде Путин.

Россия Президенты Федераль Җыенга еллык Юлламасында сыйныф җитәкчеләре өчен аена 5 мең сум күләмендә махсус федераль өстәмәләр кертү турында әйткәнлеген искә төшерде. Һәм бу чара яңа уку елы башыннан гамәлгә керәчәк, дип өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100