Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стендларын карады

Кунакларга заманча станокларда эшләү осталыкларын күрсәттеләр һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне яңадан әзерләү турында сөйләделәр.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы WorldSkills илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларның стендларын карады.Делегация төрле компетенцияләргә багышланган берничә мәйданчыкны — заманча станокларда токарьлык һәм фрезерлау эшләре, шулай ук пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүгә багышланган стендны карады.Кунакларның беренче тукталышы профессионал-фрезерлаучылар мәйданчыгы булды. Станокларда фрезерлау эшләренең баш эксперты Павел Тимошев билгеләп үткәнчә, мәйданда 16 яшьтән алып 22 яшькәчә 12 катнашучы, шулай ук ил җыелма командасы вәкилләре һәм Көньяк Кореядан килгән катнашучы эшли.«Бүген бездә конкурсның икенче көне бара инде. Безнең егетләр беренче модуль биремнәрен үтиләр. Ул сызым рәвешендә килә, аның нигезендә әзер деталь ясарга кирәк. Йомгаклау бәяләмәсе эшне башкару сыйфатына бәйле», - дип аңлатты эксперт.Аннары Голикова һәм Миңнеханов станокларда токарьлык эшләренә багышланган күрше мәйданчык эше белән таныштылар. Шуннан WorldSkills академиясе стендына юнәлделәр. Анда аларны һөнәри белем бирү һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен өстәмә һөнәри белем бирү буенча яңа махсус программада катнашучылар каршы алды.Стендта югары кунакларга ил һәм республика өчен бу яңа һәм актуаль юнәлешнең барлыкка килүе турында сөйләделәр. Ул WorldSkills Russia академиясе — хәрәкәтнең белем бирү проектларын алып бара торган әйдәп баручы бүлекчәсе базасында оештырылган иде.«Хәзер без иң җаваплы юнәлешләрнең берсен гамәлгә ашырабыз — WorldSkills халыкара стандартлары буенча пенсия алды яшендәге затларны укыту һәм яңадан укыту. Ил буенча мондый белем ел саен 25 мең кешегә бирелә», - дип билгеләп үтте стенд вәкилләре.Программа пенсия алды яшендәге кешеләргә халыкара стандартлар нигезендә үз квалификацияләрен бушлай арттырырга яки һөнәрне яңасына алыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә, хезмәт базарында пенсия алды яшендәгеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеге арта.Презентация ахырында Татьяна Голикова проектның беренче катнашучылары белән сөйләште. «Без актив булырга һәм безнең белемнәрне яшьләргә тапшырырга телибез. Алга таба да ил тормышында актив катнашачакбыз», — дип йомгаклады «Зирәкләрнең күнекмәләре» проектында катнашучылар. Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов аларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да һөнәри уңышлар теләде.Шуннан соң делегация пленар утырышка юнәлде.