Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә

Петербург халыкара икътисади форумында 150 дөнья компаниясе һәм Россиянең 450 әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре катнашуын раслады

   (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре буенча килде. Эш сәфәренең төп максаты –  Петербургның XVIII халыкара икътисадый форумда катнашу.

Искәртик, Петербург халыкара икътисадый форумы 2014 елның 22 маенда ачыла һәм 24 майга кадәр дәвам итә. Форум эшендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге форумның темасы – “Үзгәртеп корулар чорында ышанычны ныгыту”. Ашкынулы геосәяси, технологик һәм структур үзгәрешләр шартларында мондый тема очраклы түгел. Форум программасы төп биш теоретик юнәлеш буенча төзелгән: "Глобаль бизнес лидерлары саммиты", "Үсешне стимуллаштыру өчен рисклар белән идарә итү", "Россиянең конкурентлы потенциалын үстерү", "Яңа технологияләр белән идарә итү һәм үзгәрешләргә ияләшү", "Лидерлар белән очрашулар циклы: киләчәкне билгеләүче әңгәмәләр".

Петербург халыкара икътисади форумында 150 дөнья компаниясе һәм Россиянең 450 әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре катнашуын раслады, 62 дәүләттән 100дән артык рәсми делегация килүе планлаштырыла. Якынча мәгълүматларга караганда, Петербург халыкара икътисади форумына 6,5 меңнән артык кеше киләчәк, аларның 1,5 меңе – журналистлар.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының “Россияне берләштереп: Мәскәү - Казан беренче югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләүнең технологик һәм бәяләү аудиты нәтиҗәләре” сессиясендә катнашуы көтелә. Чара форумның беренче көнендә узачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында эшлекле очрашулары һәм сөйләшүләре планлаштырылган, шул исәптән «ПрайсвотерхаусКуперс» (PwC), IBM, «Метро АГ» һәм башка компанияләр вәкилләре белән.