news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Идел-Днепр» башлыгы белән медицина өлкәсендә складлар төзүне сөйләште

Компания самолеты Татарстанга медицина битлекләре һәм аларны җитештерү өчен җиһазлар китерде.

Миңнеханов «Идел-Днепр» башлыгы белән медицина өлкәсендә складлар төзүне сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме җитәкчесе Алексей Исайкин белән республикада медицина товарлары өчен складлар төзү турында фикер алышты. Әңгәмә видеоконференция элемтә аша узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшү барышында билгеләп үтелгәнчә, мондый складлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә, шулай ук логистик үзәкләр территориясендә булдырылырга мөмкин.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компаниясе җитәкчелегенә Татарстанга Кытайдан медицина битлекләрен һәм аларны җитештерү өчен җиһазлар китерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аларны «Руслан» Ан-124 транспорт самолеты алып кайтты, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

ТР Президенты сүзләренчә, «Волга-Днепр» белән мөнәсәбәтләр озак сроклы характерда булырга мөмкин. «Без сезнең белән тагын да тирәнрәк интеграция мөмкинлеген карарга әзер», – диде ул, төркем җитәкчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

«Волга-Днепр» компанияләр төркеме инде 30 елга якын Россия йөк авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Яңа Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш шартларында ул сәламәтлек саклау өлкәсендә, шул исәптән саклагыч костюмнар, шәхси медицина битлекләре һәм башкалар белән йөк ташуны гамәлгә ашыра. Беренче чиратта алар беренче чираттагы  кирәкле товарлар һәм гуманитар йөкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100