news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Дәүләт ярдәменнән мәхрүм кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк

Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен Май бәйрәмнәренә кадәр тапшырачаклар.

Миңнеханов: Дәүләт ярдәменнән мәхрүм кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк
Рамил Гали

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт ярдәменә дәгъва кылучылар арасына кертелмәгән гражданнар исемлеген төзергә кушты. Ул республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе режимында үткәрелгән оператив киңәшмә барышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген эшсез калган гражданнарга ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Әмма бездә әлеге исемлеккә кертелмәгән кешеләр дә бар. Мисал өчен, 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр каралган. Ә 7 яшьтән соң ничек? Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар да бар бит әле», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Яңа исемлеккә кертеләчәк гражданнарны ике ай дәвамында азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәчәкләр. Ай саен шундый ике җыелмага дәгъва кылырга мөмкин булачак. Финанслауны хәйрия фонды үз өстенә алачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Без республика ресурсларыннан да файдаланачакбыз, ярдәм сорап бизнеска да мөрәҗәгать итәчәкбез», — диде ул.

Республика Президенты азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен Май бәйрәмнәренә кадәр тапшырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100