news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты.

«Безнең республикада яшәүче гражданинның дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмавына бәйле хәл булырга тиеш түгел», - диде Президент традицион шимбә киңәшмәсендә.

«Махсус санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамый», - дип искәртте республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук урындагы җитәкчеләрнең үзләренә, кибет һәм даруханәләргә барып, тиешле продукция булу-булмавын һәм аның бәясен контрольдә тотарга кушты.

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100