Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда «Унбер» лицееның эше белән танышты
Лицей узган елның сентябрендә эшли башлады.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Унбер» күппрофильле лицеенда булды.
Ул сыйныфларны һәм башка бүлмәләрне карап чыкты һәм анда эшләүче укытучылар белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Лицей узган елның сентябрендә эшли башлады. Анда 949 балага халыкара дәрәҗәдәге сыйфатлы белем бирелә. Уку дүрт юнәлешкә бүленгән: математика, лингвистика, химия-биология һәм гуманитар. Дәресләрне Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән чакырылган тәҗрибәле һәм заманча карашлы укытучылар алып бара. Монда АКШ, Колумбия, Казахстаннан килгән педагоглар эшли.
Рөстәм Миңнехановка лицейда үткәрелгән чаралар, шул исәптән татар теле укытучылары өчен булган укыту семинарлары циклы турында сөйләделәр. Шулай ук аңа китапханә, актлар залы, бассейн, ашханә буенча экскурсия үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз