news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда балалар бакчаларында Wi-Fi челтәр урнаштырырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты бүген Казан шәһәр думасы утырышында чыгыш ясады.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Балалар бакчалары мәгариф учреждениеләре булып тора, шуңа күрә алар киң полосалы интернет һәм Wi-Fi белән җиһазланган булырга тиеш.

«Казан шәһәре — цифрлаштыру буенча лидерларның берсе. Минемчә, Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә. Без Илсур Рәисович (Метшин) белән сөйләштек, якын арада сезнең эшләнмәләрне республика территориясендә куллану өчен карарбыз. Менә балалар бакчалары буенча әйтелде», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә.

«Балалар бакчалары — шулай ук мәгариф учреждениеләре, хәзер барлык мәктәпләр дә киң полосалы интернет, хәзер Wi-Fi буенча программа бар. Балалар бакчаларында да андый ихтыяҗ бар, чөнки балалар бакчасы да мәктәп. Бу мәсьәләләргә игътибар итәчәкбез», — диде Миңнеханов. 

Татарстан Президенты бүген Казан шәһәр думасы утырышында чыгыш ясады, ул 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot