Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов 52 мең казанлының кереме яшәү минимумыннан аз булу сәбәбен белергә кушты
Казанда бүген Шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Җирле хакимият гражданнарның түбән керемнәренә игътибар итәргә тиеш. Бу мәсьәлә шулай ук Казан мэриясе һәм шәһәр депутатлары җитәкчелегенең күз уңында булырга тиеш.
«Бүген Казанда уртача хезмәт хакы 55 мең сумнан артык, республикада — 43,4 мең сум. Шул ук вакытта күпсанлы гражданнарның керемнәре түбән булып кала. Үткән елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча Казанның 314 предприятиесе минималь хезмәт хакы күләменнән азрак акча (12,7 мең сум) түләгән. 52 меңнән артык казанлының айлык кереме яшәү минимумыннан түбән», — дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә.
«Хөрмәтле депутатлар, бу безнең мәсьәлә, алар сезнең сайлаучылар. Монда, әлбәттә, кайберәүләр керемне башкача ала торгандыр, ләкин бу да гаделсезлек. Барысы да үтә күренмәле булырга тиеш. Мин бу мәсьәләгә игътибар итүегезне сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга.
Казанда бүген Шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз