news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида халыкара кораллар күргәзмәсенә килде

Татарстан Президенты Россия компанияләре, шул исәптән Казан дары заводы стендлары белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида халыкара кораллар күргәзмәсенә килде

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида (БГӘ) ачылган IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсендә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Чарада Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә тәкъдим ителгән Россия кораллары һәм хәрби техника белән танышты. Стендта «Ростех», Рособоронэкспорт, «Швабе» холдингы, Казан дары заводы һәм башка оешмалар продукциясе тәкъдим ителде.

«IDEX дөньяда иң зур корал күргәзмәләренең берсе. Һәр ике ел саен биредә заказчылар һәм хәрби корал, хәрби техника, саклау һәм куркынычсызлык системалары җитештерүчеләре җыела», - диелә хәбәрдә.

Россия компанияләре күргәзмәдә үз продукциясен беренче тапкыр 1995 елда тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot