Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн оборона көчләре башкомандующие белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Бәхрәйнга килде.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Бүген Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Бәхрәйн корольлегенең Манама шәһәрендә Бәхрәйн оборона көчләре башкомандующие маршал Хәлифә бин Әхмәд әл Хәлифә белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Әңгәмә вакытында Россия һәм Бәхрәйн арасында хәрби-техник хезмәттәшлекнең үсеш мөмкинлекләре каралган.

Денис Мантуров бер көн элек Әбү-Дәбидә IDEX-2017 халыкара кораллану күргәзмәсе үтүен искәрткән. Чарада Россия зур күләмле экспозиция тәкъдим иткән. Анда хәрби техниканың иң заманча үрнәкләре күрсәтелгән. Аларның кайберләре турында министр маршалга җентекләбрәк сөйләгән.

Денис Мантуров бүген хәрби-техник хезмәттәшлек өлкәсендә Россия-Бәхрәйннең үзара бәйләнешләре шактый зур мөмкинлекләргә ия һәм аларны тормышка ашырырга кирәк дип саный.

Министр шулай ук маршал Хәлифә Әл Хәлифәне Россиягә, «МАКС-2017» халыкара авиация-космик салонына һәм «Армия-2017» III халыкара хәрби-техник форумга катнашырга чакырган.