news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шул ук рухта эшләгез - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты җитәкчесе Тукай районы Советы утырышында катнашты

 (Казань, 21 февраля, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Тукай районы Советы утырышында катнашты.

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 2013 елда муниципалитетның социаль-икътисади нәтиҗәләре һәм 2014 ел бурычлары хакында хисап тотты.

Районда 37581 кеше яши. 2013 ел нәтиҗәләре буенча, район республиканың муниципаль берәмлекләре рейтингында 3 нче урынны били.

Район буенча тулаем территориаль продукт 13,6 процентка арткан һәм 26 млрд 617 млн сум тәшкил иткән. Район башлыгы “Чаллы элеваторы” ААҖ базасында катнаш азык заводы, “Продкорпорация” ҖЧҖ терлекчелек комплексы төзелеше турында сөйләде.

Васил Хаҗиев Татарстан җитәкчелегенә республиканың авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнарына игътибарлары һәм республиканың максатчан һәм президент программалары кысаларында финанс ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе район сессиясендә, Ауропа илләре белән чагыштырганда, безнең авыл хезмәтчәннәренең көндәшлелеккә сәләтлелеге көчле түгел һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшен катлауландыра, дип белдерде. "Авылда яшәүчеләрнең мәшгульлеге түбән: узган ел Татарстан авылларыннан 40 мең кеше киткән,” - диде ул.

Парламент җитәкчесе белдергәнчә, Тукай районы уңай күрсәткечләргә ирешә, район республика муниципалитетларының үсеш күрсәткечләре буенча 5 нче урынны били.

“Районның ит  җитештерү һәм үсемлекчелек күрсәткечләре дә начар түгел – шул рухта эшләгез”, - дип теләде муниципалитетларда яшәүчеләргә Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу хакта ТР ДСның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot