news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиевкә Россия Спорт министрлыгының югары бүләген тапшырдылар

Олег Матыцин Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесен тапшырды.

Минтимер Шәймиевкә Россия Спорт министрлыгының югары бүләген тапшырдылар
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Россиянең спорт министры Олег Матыцин очрашты.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Олег Матыцин Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Россия Федерациясе Спорт министрлыгының югары бүләген — «Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесен тапшырды.

«Сез безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Сез спорт өлкәсендә бик күп яхшы кадрлар, шул исәптән безне — спорт министрларын да тәрбияләдегез», — диде федераль министрлык җитәкчесе.

Матыцин Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү һәм аны үткәрү барышында Татарстан Республикасының беренче Президенты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе турында да искә төшерде. Ул вакытта Матыцин Россия студентлар спорты союзы президенты һәм Студентлар спорты халыкара федерациясенең (FISU) вице-президенты иде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең ректоры Рафис Борһанов та катнашты.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тулды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100