news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Татарстандагы җир резервларының фаразлаганнан тизрәк бетүен җиткерделәр

«Казан зонасында җир массивлары хуҗалары барлыкка килү дә мөһим факт булып тора. Аларның бизнес-мәнфәгатьләре территорияләрне оптималь файдалану белән һәрвакытта да туры килеп бетми», — диде Владимир Кудряшов.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президентына республиканың шәһәр һәм районнарында җир резервларының фаразлаганнан тизрәк бетүе турында белдерделәр.

Татарстанның күпчелек шәһәр һәм районнары территорияләрне үстерү өчен җир участоклары җитмәү проблемасы белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта әйтте.

«Көн кадагындагы тагын бер мәсьәлә — торак пунктларның генераль планнарына кертелгән территориаль резервларның фаразлаганнан тизрәк бетүе. Мондый проблема белән күпчелек муниципалитетлар очрашты. Биредә зур рольне халыкның артуы да, торак мәйданы белән тәэмин ителеш тә уйный. Ләкин бу, безнең фикеребезчә, территорияләрне куллануның түбән нәтиҗәлелеген күрсәтә. Казан зонасында җир массивлары хуҗалары барлыкка килү дә мөһим факт булып тора. Аларның бизнес-мәнфәгатьләре территорияләрне оптималь файдалану белән һәрвакытта да туры килеп бетми», — диде Кудряшов.

Шулның белән бергә Казан агломерациясе торакны кулланышка тапшыру өлкәсендә беренче һәм хәзерге төзелеш темпларын сакларга планлаштыра.

«Казан агломерациясендә торакны кулланышка тапшыру күләме ел саен арта. Узган ел аның өлешенә гомумреспубликадагы торак төзелешенең 62 проценты туры килде. Абсолют саннарда бу 1,8 миллион квадрат метр торак. 2022 елга да безнең шул ук планнар тора», — диде министр урынбасары.

Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында бүген «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеше проблемалары һәм перспективалары» дип аталган стратегик сессия узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100