news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Кудрин белән Россия регионнарын финанслау мәсьәләсе турында фикер алышты

Алар Россия регионнарының икътисадын үстерү һәм Федерация субъектларын финанслау мәсьәләләре турында сөйләште.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Ул эш сәфәре белән Казанга килгән иде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Россия регионнарының икътисадын үстерү һәм Федерация субъектларын финанслау мәсьәләләре турында сөйләште. Алар Татарстанның икътисади үсеш нокталары, аның агломерацияләре үсеше темаларына да кагылды.

Әңгәмәдә вице-премьер — республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты, дип белдерделәр Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәтеннән.

Кичә Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Иннополиста булды һәм зур мәгълүматлар өлкәсендәге уртак проектлар белән кызыксынды. Бүген ул соңрак «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеше проблемалары һәм перспективалары» дип аталган стратегик сессиядә катнашты.

Бюджет федерализмы үсеше юллары алдарак Мәскәүдәге Гайдаров форумы сессияләренең берсендә тикшерелгән иде. Аның эшендә Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot