news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан янында тәртипсез рәвештә торак төзүне катгый рәвештә тыярга кушты

Татарстан Президенты аңлатып үткәнчә, шәһәр яны үсешен планлаштыру белән яңа структура — Татарстан Республикасы пространство үсеше институты шөгыльләнәчәк.

Миңнеханов Казан янында тәртипсез рәвештә торак төзүне катгый рәвештә тыярга кушты
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Халыкка уңайсызлык тудырмас өчен Казан шәһәре тирәсендә торак йортлар төзелеше юл һәм социаль инфраструктура үсешен исәпкә алып барылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

«Без бу әйберләрне бераз кулдан ычкындырдык һәм безнең шәһәр яны бик тиз үсте. Бизнес — ул бик прагматик. Алар төзи, сата һәм саубулыгыз. Ул урынга кем хезмәт күрсәтәчәк, социаль инфраструктура кайда булачак?» — дип, Рөстәм Миңнеханов риторик сорау бирде.

Татарстан Президенты аңлатып үткәнчә, шәһәр яны үсешен планлаштыру белән яңа структура — Татарстан Республикасы Пространство үсеше институты шөгыльләнәчәк. Аны булдыру турында карар инде кабул ителгән.

«Без моның белән соңга калдык, мин риза. Бу вакыт эчендә бик күп хаталар эшләнде. Хаталар тагын да булачак әле. Бездә Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш районнарында 30 мең гектарга якын мәйдан күчерелгән. Җир белән проблемалар юк, әмма катгый рәвештә бу мөнәсәбәтләрне булдырырга кирәк. Без җирләрне бирергә әзер, әмма институт билгеләгән нормаларны һәм стандартларны исәпкә алып төзергә кирәк», — дип ассызыклады ул.

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100