news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 3 млн квадрат метр торак тапшырырга планлаштырыла

Казанда яңа төзелгән йортларда 1 квадрат метр торак бәясе 2021 елда өчтән бер өлештән күбрәккә артты.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). 2022 елда Татарстан, фатирларга бәяләр артуга һәм ипотека кредитлары ставкалары күтәрелүгә карамастан, 3 млн квадрат метрдан да ким булмаган торак төзеп тапшырырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

«Соңгы елларда без иҗтимагый пространстволар буенча актив эшлибез, өченче ел инде бер меңнән артык күп фатирлы йортларның ишегалларын безнең стандартларга туры китерәбез. Моннан тыш, узган ел без 3 млн кв. метрдан артык торак төзеп тапшырдык, быелны да, мин беләм, шуннан ким булмас», — диде Миңнеханов.

Казанда яңа төзелгән йортларда 1 кв. метр торак бәясе 2021 елда өчтән бер өлештән күбрәккә артты, һәм 130 мең сумнан артып китте.

Торакның кыйммәтләнүе Россиянең балык төбәкләрендә дә күзәтелә, шуның аркасында илнең эре банклары ел ахырында ипотека кредитларының ставкалары арту турында игълан итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100