news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәяләр артуга да карамастан, быел Татарстанда 3 млн квадрат метр торак төзү нияләнә

2021 елда Казанда яңа төзелгән йортларда 1 квадрат метрның уртача бәясе, өчтән бергә артып, 130 мең сумнан узып китте.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Фатирга бәя арту һәм ипотека кредитлары буенча ставкалар күтәрелүгә дә карамастан, 2022 елда Татарстанда 3 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Соңгы елларда без иҗтимагый киңлекләр буенча актив эшлибез, инде өченче ел күп фатирлы йортларда 1 меңнән артык ишегалдын үзебезнең стандартларга туры китерәбез. Моннан тыш, узган ел 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырдык, быел да шуннан ким булмаячак», — дип искәртте Миңнеханов.

2021 елда Казанда яңа төзелгән йортларда 1 квадрат метрның уртача бәясе, өчтән бергә артып, 130 мең сумнан узып китте. Торак бәясе Россиянең барлык төбәкләрендә кыйммәтләнә, шуның нәтиҗәсе буларак, илнең зур банклары ел ахырында ипотека кредитлары буенча ставкаларның күтәрелүе турында игълан итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100