news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Төбәкләр җирле үзидарә органнарының эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак, аларны үстерү буенча программаларны һәм чараларны гамәлгә ашырачак.

Татарстан һәм Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Татарстан муниципаль берәмлекләре советы

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Ростов-Донда Татарстан Республикасы һәм Ростов өлкәсе муниципаль берәмлекләре Советлары арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документны Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Ростов өлкәсе муниципаль берәмлекләре советы рәисе Евгений Луганцев имзалады, дип хәбәр итте Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы матбугат хезмәте.

Килешү нигезендә төбәкләр җирле үзидарә органнарының эш тәҗрибәсе белән алмашачак, җирле үзидарәне үстерү буенча программаларны һәм чараларны гамәлгә ашырачак.

«Ростов өлкәсе муниципаль берәмлекләре Советы безнең хезмәттәшлек турындагы тәкъдимне энтузиазм белән хуплады һәм бүген без дустанә мөнәсәбәтләребезне юридик яктан ныгытабыз. Документта әйтелгән яхшы максатларга ирешербез дип өметләнәм. Безнең илдә җирле үзидарә институтының алга таба үсеше хакына бер-беребезгә уртак эшебездә уңышлар телик!» — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Документ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев тарафыннан 2013 елның ноябрендә кул куелган Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында имзаланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100