Рөстәм Миңнеханов Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты

Тармакның актуаль мәсьәләләре, кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алышу булды.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт  җитәкчесе (Росздравнадзор) Алла Самойлова белән очрашты.

«Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды», - дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Алар тармакның актуаль мәсьәләләре, кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алышкан.