news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мурашко һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкодиспансер ачачак

Тантаналы чара шимбә көнне - 23 гыйнварuа планлаштырылган.

Михаил Мурашко һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкодиспансер ачачак

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 23 гыйнварда Татарстанга эш сәфәре белән киләчәк.

Ул Чаллыга барачак. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Республика клиник онкодиспансеры филиалын ачуда катнашачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килүе көтелә. Рөстәм Нургалиевич белән ул Чаллыда эш чараларын үткәрергә планлаштыра. Беренчедән, анда 414 фатирлы торак йортка күченәчәкләр. <...> Аннары алар озак көтелгән вакыйга урынына юл тотачак: тантаналы рәвештә Республика клиник онкология диспансеры филиалы ачылыр дип көтелә», — дип сөйләде Галимова.

Яңа медицина учреждениесендә амбулатор поликлиника, радиология корпусы, паллиатив ярдәм бүлеге, операция бүлмәсе һәм онкологлар өчен ультратавыш диагностикасы аппаратлары белән җиһазландырылган ун кабинет булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100