news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов төзүчеләргә «Безнең ишегалды» программасы турында: «Темпларны киметмәгез»

2020 елда Татарстанда әлеге программа буенча 1091 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Миңнеханов төзүчеләргә «Безнең ишегалды» программасы турында: «Темпларны киметмәгез»

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада «Безнең ишегалды» программасының гамәлгә ашырылуын югары бәяләде.

«Бу – бөтенләй яңа төрле компетенция, бездә төрле зоналарны планлаштыруда үзебезгә генә хас үзенчәлекләр бар. Бер ишегалды икенчесенә охшамаган. „Безнең ишегалды“ программасы – кешеләрнең көндәлек кәефе ул», - дип искәртте ТР Президенты республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ясаган чыгышында.

Ишегалларын төзекләндерү программасы узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аны тормышка ашыруга 50 миллиард сум акча бүленгән, ул 2020 елдан 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

«Ишегалларында эшләү осталык, әлеге эшкә үзенчәлекле караш таләп итә. Мин беренче ел гади булмаячагын аңладым. Әмма төзүчеләр үзләренә йөкләнгән бурычны үтәде. Алга таба да темпларны киметмәгез», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов төзелеш тармагы вәкилләренә.

«Әйдәгез, республикабызда яшәүчеләр өчен ишегалды мохитен алга таба да яхшыртыйк. Кешеләр нинди ишегалдында яшәсә, шундый булачак та. Бу – халык белән очрашу өчен өстәмә мөмкинлек. Әлеге элемтә тулы булырга тиеш», - дип искәртте Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100