news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: 2030 елга кадәр Татарстанда 3,5 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнә

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика халкы арасында торакка булган ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында баланс табу мөһим.

Миңнеханов: 2030 елга кадәр Татарстанда 3,5 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнә

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2030 елга кадәр Татарстанда 3,5 миллион квадрат метр торак сафка бастыру ниятләнә. Халыкның аны сатып алу өчен финанс мөмкинлеге булуы мөһим, шунлыктан ихтыяҗ һәм тәкъдим арасындагы балансны үтәргә кирәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шулай дип белдерде.

«Бурыч гадиләрдән түгел: 2030 елга торак төзелеше күләме 3,5 миллион квадрат метрга җитәргә тиеш. Безнең алда шуның кадәр торак сафка бастыра алырбызмы-юкмы дигән сорау тормый. Гражданнарның сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш. Бу базарда финанс ихтыяҗы һәм тәкъдим арасында баланс табу мөһим», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрен үстерү дә алдагы планга керүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100