news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа хөкүмәт составы игълан ителде

Владимир Путин яңа Министрлар Кабинеты составы турындагы указга кул куйды, премьер-министр Михаил Мишустинның тугыз урынбасары булачак.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Владимир Путин яңа Министрлар Кабинеты составы турындагы указга кул куйды, премьер-министр Михаил Мишустинның тугыз урынбасары булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Премьер-министр Михаил Мишустинның тугыз урынбасары булачак: Андрей Белоусов - Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, Дмитрий Григоренко - вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты башлыгы, Юрий Трутнев - вице-премьер — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле, Виктория Абрамченко - вице-премьер, Татьяна Голикова - вице-премьер, Юрий Борисов- вице-премьер, Дмитрий Чернышенко - вице-премьер, Алексей Оверчук-вице - премьер, Марат Хөснуллин - вице-премьер.

Министрлар: Сергей Шойгу - оборона министры, Сергей Лавров - чит ил эшләре министры, Евгений Зиничев - Гражданнар оборонасы эшләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла - казалар нәтиҗәләрен бетерү министры, Константин Чуйченко - юстиция министры, Владимир Колокольцев - эчке эшләр министры, Ольга Любимова - мәдәният министры, Александр Новак - энергетика министры, Евгений Дитрих — транспорт министры, Денис Мантуров — сәнәгать һәм сәүдә министры, Максут Шадаев - цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, Дмитрий Кобылкин -табигый ресурслар һәм экология министры, Михаил Мурашко - сәламәтлек саклау министры, Дмитрий Патрушев - авыл хуҗалыгы министры, Владимир Якушев — төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры, Сергей Кравцов-мәгариф министры, Валерий Фальков — фән һәм югары белем бирү министры, Александр Козлов - Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча министр, Олег Матыцин - спорт министры, Антон Котяков — хезмәт һәм социаль яклау министры, Антон Силуанов — финанс министры, Максим Решетников-икътисади үсеш министры.

«Федераль башкарма хакимият органнары структурасы турында»гы Президент Указы нигезендә, Төньяк Кавказ эшләре буенча министрлык бетерелә, аның функцияләре Икътисади үсеш министрлыгына карый. Шулай ук, хәзер Росреестр, Росздравнадзор һәм ФМБА эшчәнлеге белән хөкүмәт җитәкчелек итәчәк, ә Росимущество Икътисади үсеш министрлыгы урынына Финанс министрлыгы карамагына күчә.

Хөкүмәтнең яңа составында Силуанов, Чуйченко, Максим Акимов, Ольга Голодец, Алексей Гордеев, Дмитрий Козак, Виталий Мутко вице-премьер вазифаларыннан китте. Силуанов һәм Чуйченко министрлар булып эшләргә калды.

Яңа Министрлар Кабинетында Максим Орешкин, Владимир Мединский, Максим Топилин, Павел Колобков, Александр Коновалов, Вероника Скворцова, Константин Носков, Михаил Котюков, Ольга Васильева министрлар портфелен алмады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100