news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев РФ Президентына кандидат итеп теркәлде

Россия Үзәк сайлау комиссиясе беренче вице-премьер Дмитрий Медведевны Россия Президентына кандидат итеп теркәде

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). РФ Үзәк сайлау комиссиясе беренче вице-премьер Дмитрий Медведевны Россия Президентына кандидат итеп теркәде, дип хәбәр итә “Новости” РМА Үзәк сайлау комиссиясе утырышыннан.
Дәүләт башлыгы постына кандидат итеп Медведевны күрсәтү турындагы карар декабрь уртасында “Бердәм Россия” партиясе съездында кабул ителде. Аны күрсәтү инициативасы белән дүрт партия – “Бердәм Россия”, “Справедливая Россия”, “Аграрная партия России” һәм “Гражданская сила” – чыгыш ясады. РФ Президенты аларны хуплады.
Дмитрий Медведевны Дәүләт Думасында вәкиллеге булган партия күрсәткәч, аңа имза җыярга кирәкми.


news_right_1
news_right_2
news_bot