Минтимер Шәймиев: Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды

Дәүләт Киңәшчесе нәселләрендә әле тагын бәбиләр көтелүен әйтте.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган чараны күңелле яңалык белән тәмамлады. 

Минтимер Шәймиев үзенең статусы үзгәрүен әйтте – оныкчыгы туып, карт бабай булуын белдерде. “Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды, Алла боерса, алга таба да көтәбез әле”, - диде ул. Презентациядә катнашкан халык Дәүләт Киңәшчесенең шатлыгын бүлешеп, алкышлады.

“Иң кызыгы шул: ничек шулай буладыр, белмим, - дип Минтимер Шәймиев 60 яшьлек юбилеена улы Айратның сөендергәнен сөйләде. – Айрат прораб булып эшләргә Чаллыга җибәрелгән иде, шунда өйләнде. Миңа 60 яшь тулган көнне Айрат иртән Чаллыдан миңа шалтыратып, “Әти, бүләк кабул итеп ал” диде. Нинди бүләк дигәч, “безнең улыбыз туды” диде. Менә шундый мизгелләр була. Мондый вакыйгалар безне тагын да акыллырак итә. Балаларга да, ата-аналарына да сәламәтлек, иминлек телим”.

Чараны тәмамлап, Минтимер Шәймиев җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, исәнлек-саулык теләде.

Искәртеп үтик: кичә, популяр “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде. “Молодая гвардия” нәшриятында басылып чыккан китапның авторлары - танылган журналист Игорь Цыбульский һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре Нурсөя Шәйдуллина. Чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, академик Индус Таһиров, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар чыгыш ясады.