news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертмәячәкләр

23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, вакытыннан алдарак эшләми торган көннәр кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә актуаль эпидемиологик вазгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте», — диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Доклад нәтиҗәләре буенча һәм республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны япмауны сораган мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, берничә карар кабул ителде.

«Татарстан Республикасында 11 октябрьдән (Хөкүмәтнең рестораннар, сәүдә үзәкләрендә, фитнес-үзәкләрдә керүдә чикләүләр, вакцина ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны мәҗбүри изоляция, шулай ук аерым категория гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү турында Роспотребнадзор карары) кабул ителгән чараларны исәпкә алып, 23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде», — диде Лилия Галимова.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов оператив штабка һәм Роспотребнадзорга эпидемиологик хәлгә анализ ясарга һәм эшне алга таба оештыру буенча 30 октябрьгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткән очракта, өзлексез циклны оештыра торган предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ һәм белем бирү учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк.

Бу учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән төгәл оештырылачак, дип өстәде Галимова.

Татарстан Президенты шулай ук коронавируска каршы вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычын куйды. Бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алдагы карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип искәртте агентлык әңгәмәдәше. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100