news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Бездә бу чорны узу өчен ике генә ысул бар – чирләп терелү яки вакцина ясату

Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны кискен күтәрелешен бетерергә кирәк, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттыру мөһим.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны кискен күтәрелешен бетерергә кирәк, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттыру мөһим. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде. 

«Безнең бу чорны узу өчен ике генә ысулыбыз бар — чирләп терелү яки вакцина ясату. Билгеле, вакцина ясату яхшырак. Ни өчен әле авыруны һәм аның авыр нәтиҗәләрен көтәргә? Зинһар өчен, җаваплылык күрсәтегез, үзегезне һәм үз сәламәтлегегезне саклау өчен барлык кирәкле чараларны эшләгез», — диде Путин.

РФ Президенты үзе вакцина ясатуын искә төшерде һәм икенче прививкадан соң температура 37 градуска кадәр күтәрелүен, ә соңыннан сәламәтлек торышы нормага килүен әйтте.

«Вакцина авырудан яки авырудан соң өзлегүләр куркынычын, үлем куркынычын киметә. Россия субъектлары башлыкларының игътибарын вакцинация темпларын арттыру зарурлыгына юнәлтәм. Һәм, әлбәттә, барлык гражданнарны да актив рәвештә прививка ясатырга чакырам. Сүз сезнең үзегезне саклау, сезнең иминлек, ахыр чиктә тормыш турында бара», — дип мөрәҗәгать итте россиялеләргә РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100