Поликлиникаларны капиталь төзекләндерү программасы Татарстанда 56,5 процентка үтәлгән

Мәгариф оешмаларында капремонт программасы тәмамланып килә. Бүген эшләр 1 объектта гына алып барыла.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. 19 октябрьгә эшләр 4 млрд. 770 млн. сумлык итеп 94,4 %ка үтәлгән. «Сыйфат һәм эшләрне үз вакытында башкару мәсьәләләре барлык программаларыбыз буенча туктап тора. Мин эшләрне сыйфатлы башкармаган подряд оешмаларының “кара исемлеген” формалаштыру буенча йөкләмәләр бирдем», - диде министр.

Мәгариф оешмаларында капремонт программасы тәмамланып килә. Бүген эшләр 1 объектта гына алып барыла – Казанның 28 нче гимназиясе. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, бу тоткарлык төп конструкцияләрне алмаштыруга бәйле. 1 ноябрьгә объект тулысынча тапшырылачак, диде Энгель Фәттахов.

44 мәдәният учреждениесендә ремонт дәвам итә. 19 сентябрьгә эшләр 4 объектта алып барыла. 40 объектта эшләр тәмамланып килә.

Якын киләчәктә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарына капремонт тәмамлау каралган. 42 объекттан бүгенгә 41е тапшырылган.

Балаларны савыктыру лагерьларына, булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга), яшүсмерләр клубларына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капремонт эшләре тәмамланган.

19 октябрьгә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башланган. Программа үтәлеше – 56,5%, динамика 2 атнада – 7,5%.