news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Пермь фаҗигасе корбаннары туганнарының кайгысын уртаклашты

«Зыян күргәннәрнең тизрәк савыгуын телибез. Университет мөгаллимнәренә, студентларына сабырлык һәм рухи көч бирсен!» диелә текстта.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Пермьдәге атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.

«Бүген Пермь дәүләт университетында булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән тирән кайгыгызны уртаклашам», — диелә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Пермь краеның Закон чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих адресына юллаган телеграммада.

«Әлеге фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Зыян күргәннәрнең тизрәк савыгуын телибез. Университет мөгаллимнәренә, студентларына сабырлык һәм рухи көч бирсен!» диелә текстта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100