news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 199 миллион сумга яңартылган «Звездный» лагерын тикшерәчәк

Татарстанның Лаеш районында урнашкан лагерь республика капиталь ремонт программасына кертелгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә «Звездный» балалар лагерында үткәрелгән ремонтны бәяләү өчен Лаеш районына бара. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Иртәгә Президент Лаеш районындагы „Звездный“ балалар сәламәтләндерү лагеры белән танышырга ниятли. 1973 елда төзелгән лагерь Троицкий бистәсендә урнашкан», — диде Галимова.

Татарстанда 2019 елдан «Җәй — балаларга» балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Программага 220 баланы кабул итәргә сәләтле «Звездный» лагеры да кертелгән.

Лагерьда 199 миллион сумга җиде торак корпусны, ашханә һәм административ биналарны төзекләндергәннәр. Лагерьның заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килгән, газ үткәрелгән. Объект балаларны ел әйләнәсе кабул итә ала. Ремонтның беренче чираты быел төгәлләнәчәк.

«Президент „Звездный“ лагерына эшләрнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы итеп башкарылуын һәм балаларга нинди уңайлыклар тудырылуын тикшерү өчен бара», — дип сүзен йомгаклады Галимова.

Иртәгә Миңнеханов шулай ук «Лениногорскнефть» хезмәткәрләрен предприятиенең 75 еллыгы белән котлау өчен Лениногорск районына да сәфәр кылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100