Ф.Мөхәммәтшин: “Үсеш алган социаль инфраструктура авыл халкына үзен якланган итеп тою мөмкинлеге бирә”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районында эш сәфәрендә булды

  (Казан, 20 август, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районына эш сәфәре кылды. Ул Матюшино авылында яңа ФАП ачылышында катнашты, муниципалитет активы белән очрашты һәм авыл кешеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә үткәрде, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында.

Парламент җитәкчесенең эш сәфәре Матюшина авылында яшәүчеләр һәм бакчачылар белән аралашудан башланды: алар республика җитәкчелегенә биредә фельдшерлык-акушерлык пункты ачылуы өчен рәхмәт белдерделәр. Биредә яшәүчеләр шулай ук почта бүлекчәсе булуын тели, чөнки Бакчасарай бистәсенә йөрергә туры килә. Җирле халыкны шулай ук юлларның торышы да борчый. Фәрит Мөхәммәтшин бу һәм башка проблемаларны әкренләп хәл итәргә вәгъдә итте. Үсеш алган социаль инфраструктура авыл халкына үзен якланган итеп тою мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады ул.

Республика җитәкчелеге аз комплектлы мәктәпләрне сакларга дигән карар кабул итте, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. “Бюджет чыгымнары күп булуга карамастан, зур булмаган авылларда 5-6 укучы белем алган сыйныфлар сакланачак. Бу кешеләрне авылда калдырырга, авылны яшәртү мөмкинлеге бирәчәк”, - диде парламент җитәкчесе.

Авыл медпункты ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты.

Районның административ үзәгендә яшьләр клубында узган муниципалитет активы белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе чираттагы тапкыр авылдан китүчеләр проблемасының актуальлегенә игътибарны юнәлтте. Бу проблеманы хәл итү өчен, республикада федераль гына түгел, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контролендагы республика максатчан программалары да эшли.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, эш сәфәре кысаларында, авылда яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү, шәхси һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча оештырылган чираттагы семинар-киңәшмәдә катнашты. Республика җитәкчелеге һәм Идел буеның 12 районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре интерактив формада республиканың агросәнәгать комплексында борчыгын мәсьәләләр буенча фикер алышты.

“Авыл хуҗалыгы – ул төп өлкә. Бүгенге шартларда, Көнбатыш ягыннан да санкцияләр һәм чикләүләр һәм РФ Президенты В.Путин тарафыннан имзаланган Россия иминлеген тәэмин итү өчен махсус икътисади чаралар куллану турындагы Указ яңа өмет уята – бу Россия товар җитештерүчеләренә стимул булдыру, үз базарынны саклау, җитештерүнең яңа формаларын үстерү, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп. – Әлбәттә, чит ил товарларын 100 процент алыштырып булмаячак, әмма Россиядә җитештерелә торган товарларның күләмен шактый арттырырга тырышырга кирәк”.

Әлеге чарада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп узганча, республика бюджетыннан кече һәм урта бизнеска ярдәм буларак, 1,5 млрд сумнан артык акча күчерелә, әмма авылда хезмәт активлыгы артмый.

Авылда яшәүчеләр район үзәкләренә һәм эре шәһәрләргә күчеп киткәндә, җирлек башлыклары өчен эшкә яраклы авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе беренче урында тора, дип ассызыклады ул.

Семинар-киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да чыгыш ясады.