news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Халыкара авиакосмосмик салон эшчәнлегендә катнашачак

«МАКС-2021» салонын ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин була.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2021» халыкара авиакосмик салоны эшендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, тантана сишәмбе, 20 июльдә, РФ Президенты Владимир Путин катнашында уза.

Рөстәм Миңнеханов чарага пәнҗешәмбе көнне, 22 июльдә кушылачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия лидеры сүзләренчә, Казан авиазаводы ТУ-160М очкычларын җитештерүгә заказлар белән, ким дигәндә, 7 елга тәэмин ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100