news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы турында: Могҗизаны аңлату кыен

Иртәгә Казан Изге Ана иконасы чиркәвен изгеләндерү була.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан Изге Ана иконасы чиркәвен изгеләндерү 21 июльдә булачак. ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Татарстан 24» телеканалы эфирында булачак вакыйганы шәрехләде. Ул Казан Изге Ана иконасы могҗизасын аңлату кыен булуын әйтте.

«Мәскәүдә Казан Изге Ана соборы булуы очраклы хәл түгел. Санкт-Петербургта да бар, ә бит алар ике башкала. Менә ничек Изге Ана кеше күңелен һәм акылын яулады. Башка илләрдә дә барлый башладылар, бәлки күбесе табылмагандыр да», — диде Минтимер Шәймиев.

Богородицаның Казан могҗизалы образы хәзер, берничә йөз ел элек булган кебек үк, дөньяда иң хөрмәтлеләрнең берсе. Догада булып аңа төрле милләт кешеләре мөрәҗәгать итә, бәла-казалардан саклауга, авырулардан савыгуга, рухи уянуга ярдәм сорыйлар. Казан Изге Ана иконасы сугыш елларында аеруча зур хөрмәткә лаек була.

«Дәүләтләр арасында беркайчан да абсолют тынычлык булмады. Бәрелешләр һәм походлар булды. Хәрби һәм физик көчкә өстәп, рухи ныклыгыбыз бар иде. Бу могҗиза. Һәм бу могҗизаны аңлатып булмый. Бу икона христианнар дөньясында иң хөрмәтле изгеләрнең берсе булды. Өстәвенә, православие динендәгеләрнең генә түгел, католикларның да», — дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100